"Буа ветеринар техникумы" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бу елның 25 апрелендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E, F категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен квалификация имтиханы узды. Имтиханга 19 кеше катнашты, исемлек буенча 27 булырга тиеш иде. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар арасыннан 10 кеше имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды. Алар барысы да имтихан тапшыруның йомгаклау – гамәли этабына кертелде. Биредә барлык курсантлар да үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең яхшы гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр һәм имтиханның бу өлешен уңышлы тапшырдылар. Имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмаган яки анда катнаша алмаган башка катнашучылар имтиханны кабат тапшыра алачак. Ул шулай ук әлеге уку йорты базасында, әмма 7 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.

 

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International