2022 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Үзйөрешле машиналарга техник карау Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә үткәрелде. Үзйөрешле машиналар хуҗаларының теркәү документлары, машиналарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Хуҗалар тарафыннан 52 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.