Питрәч муниципаль районының «Татавтодор» АҖендә техник карау уздырылды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 22 апрелендә «Татавтодор» АҖ карамагындагы юл-төзелеш техникасына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 20 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, дәүләт теркәү билгесен беркетү урыны, машиналарның номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде. Барлык техника да билгеләнгән таләпләргә туры килә иде.

 

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International