Зеленая Роща авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 22 апреле, җомга

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге физик затлар карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрү графигы нигезендә Зеленая Роща авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрде. Техникага техник тикшерү үткәрелгәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерүне узган барлык үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узу турында таныклыклар тапшырылачак.

 

Сергей Попов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International