2022 елның 20 апрелендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В», «С», «D» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 31 укучының 28е имтиханга кертелгән иде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 26 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.