Шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. Техника хуҗаларына таләпләрне җиткерү буенча әзерлек өлеше үткәрелде. Район газетасында алдан ук һәр җирлек буенча график басылып чыкты, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән техника буенча чагыштыру эшләре дә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан теркәлгән техниканың өлеше елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә базада 1144 берәмлек техника бар. Узган елгы күрсәткечләр буенча 831 берәмлек техника тикшерү узу турында таныклык алды. 25 апрель көнне Иске Байсар авыл җирлегендә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында, күрсәтмә техник карау үткәрелде. Киләсе атнадан башка җирлекләрдә дә расланган план-график нигезендә эш дәвам иттереләчәк. Эш милекченең яшәү урыны буенча техник карау үткәрүгә гаризалар нигезендә дәвам итәчәк.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.