Бу елның 20 апрелендә, календарь график нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында «AI, В, С, Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Имтиханга 28 студент арасыннан 18 студент килде һәм сынауга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 12 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.