«Учебный центр 24» хосусый белем йортында имтиханнар булып узды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бу елның 20 апрелендә «Учебный центр 24» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый белем йортында «Al», «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Имтиханнарга 19 кеше керергә тиеш иде, кагыйдәләр өлешен 17 кеше уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын да уңышлы тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International