Расланган график нигезендә, Яңа Чишмә муниципаль районында физик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырыла. 15 апрельдә техник карау Акбүре авылында узды, анда хуҗаларның 100% үз техникаларын әзерләгән һәм куйган, 18 апрельдә Шахмай авыл җирлеге хуҗалары югары дәрәҗәдә катнашты, шулай ук Акбүре һәм Волчья бистәсе авыл җирлекләрендә техник карау уздырылды. Техник карау барышында тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.