Техник карауның расланган графигы нигезендә, агымдагы елның 20 апрелендә «Татавтодор» АҖ Теләче юл-ремонт-төзелеш идарәсендә 11 берәмлек үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.
Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.
Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Шуңа күрә барысы да еллык техник карауны уңышлы уздылар.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.