Лениногорск нефть техникумында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләдән имтихан алынды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

«Лениногорск нефть техникумы» ДАҺБУ юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен әзерләп чыгарды, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы  укучылардан имтихан кабул итте. Имтиханның теория өлеше уку йортының уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр, анда имтихан нәтиҗәләрен автоматик режимда бирә торган махсус программа урнаштырылган иде. Имтиханның гамәли өлеше уку йортының трактородромында үтте.

Имтиханны 29 курсант бирергә тиеш иде, шуларның 28е имтиханнарның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм тиешле категориядә тракторлар белән идарә итү күнекмәләрен лаеклы күрсәтте. Кабат имтиханны 7 көннән соң биреп карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International