ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек  бүлегендә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Гражданнар 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (85556) 2-59-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International