2022 елның 14 апрелендә ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Буа районы автомәктәбендә «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Сынау бирергә тиешле 12 студентның 7се имтиханга кертелде. Барлык укучылар да яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырдылар. Аларга «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.