Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтиханнар булып узды

2022 елның 15 апреле, җомга

«Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «AI, В, С» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 25 кеше кертелде, шулар арасыннан 24 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, практик өлешен 23 укучы тапшырды, алар «AI, В, С» категориясендәге юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категория буенча тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Сынауны тапшыра алмаганнар өчен яңа имтихан 7 көннән соң булачак.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International