Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов катнашында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды.
Утырышта дәүләт граждан хезмәткәренең балигъ булмаган баласының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр бирә алмавы турындагы гаризасы каралды. Хезмәткәр тиешле бурычны үтәүне тәэмин итү максатында үзенә бәйле барлык чараларны да күргән. Аның тарафыннан җибәрелгән хатларның, мондый белешмәләрне бирү турында хатыны исеменә юлланган язма гаризаларның күчермәләре тапшырылды. Бу гаризаларга җаваплар алынмаган.
Комиссия тарафыннан граждан хезмәткәренең үзенең балигъ булмаган баласының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыра алмау сәбәбенең объектив һәм нигезле булуын тану турында карар кабул ителде.