14 апрельдә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Потапово-Томбарлы авылында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда ел саен уздырыла торган техник карап чыгулар графигы нигезендә, физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау уздырылды. Карау барышында 7 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тикшерүне уңышлы узды һәм авыл халкы техник карау узу турында таныклыклар алачак.
Шул ук көнне «Березовские зори» ҖЧҖ дә техник карау узды. Техник карауга 25 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, аларның 24е куелган таләпләргә туры килә иде һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак, бер үзйөрешле машинага техник карау акты төзелде, 20 көн эчендә машина кабат техник карау узарга тиеш.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.