12 апрель көнне техник карап чыгуның расланган графигы нигезендә, «Востокзернопродукт» ААҖдә техник карау уздырылды. Техник карауга 32 берәмлек техника тәкъдим ителде, алар техник карауны уңышлы уздылар. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.