13 апрель көнне Баулы муниципаль районының «Бәкер» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыру кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган.
Техник карауга 13 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, барлык 13 берәмлек тә тиешле таләпләргә җавап бирә һәм техник карау узу турында таныклык алачак.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.