Татарстанның Мөслим муниципаль районында туфрак эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Һава шартларына бәйле рәвештә, быел язгы кыр эшләре билгеләнгән чорлардан иртәрәк башлана һәм шуңа күрә тракторларны әзерләү, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау 2022 елда кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә беренчел бурыч булып тора.

Машина-трактор паркын яңарту, техниканы имин эксплуатацияләү буенча чаралар күрү, шулай ук техниканы техник тикшерүгә әзерләү буенча бурычлар турында фикер алыштылар.

      

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International