6 апрель көнне «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженеры-инспекторы С.А.Попов «АI, С, D, Е, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда мәгариф учреждениесендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ия булу өчен затларны әзерләүче һәм үзгәртеп әзерләүче вәкилләр: өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары А.В.Воробьев һәм өлкән мастер Н.Г.Галиев катнашты.
Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Имтихан бирергә тиешле 30 кандидат арасыннан 26 кеше сынауны уңышлы тапшырды, 3 кеше бирә алмады, 1 кеше имтиханга килмәде. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.