6 апрель көнне «Подберезье» агрофирмасы» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага ел саен гамәлгә ашырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техник карау вакытында үзйөрешле машинаның техник торышы, тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү җайланмалары һәм аптечкалар белән комплектлануы тикшерелде. Техник карауга 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Ике тракторга техник тикшерү актлары төзелде. Калган техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде һәм тикшерүне уңышлы уздылар. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.