Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган тикшерү үткәрелде

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бу елның 4 апрелендә Буа муниципаль районының иң эре авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе булган «Авангард» ҖЧҖендә тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде. Бу җәмгыяттә үзйөрешле 234 берәмлек техника теркәлгән. Бу юлы әзерлек сызыгына 116 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде, шул исәптән 62 трактор һәм 54 төрле тагылма күрсәтелде. Тәкъдим ителгән техниканың шактый күләмен исәпкә алып, техник тикшерү ике көн дәвамында алып барылды. Үткәрелгән техник тикшерү нәтиҗәсендә 97 үзйөрешле техника алга таба кулланылышка кертелде һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк, ачыкланган җитешсезлекләр аркасында техник тикшерү уза алмаган 19 берәмлеккә карата техник тикшерү актлары рәсмиләштерелде. Техник тикшерү тәмамлангач, хуҗалыкның төзәтү остаханәсендә механизаторлар һәм «Авангард» ҖЧҖ җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрелде. Анда үзйөрешле машиналарның техник торышына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә күтәрелде, язгы кыр эшләренең алда торган бурычлары яңгыратылды. Районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ягыннан авыл хуҗалыгы машиналарын имин эксплуатацияләү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм ел саен уздырыла торган техник тикшерү узмаган тракторларга тагылма авыл хуҗалыгы җайланмаларын тагуның ярамаганлыгы турында әйтелде. Киңәшмә ахырында Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән иң яхшы өч механизатор бүләкләнде, алар үзләренә тапшырылган техниканы киләсе техник тикшерүгә сыйфатлы итеп әзерләгән иделәр.

 

 Е.Г. Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International