Ел саен уздырыла торган техник тикшерүләр графигы буенча 2022 елның 6 апрелендә «Светлая-Долина» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 11 берәмлек техника күрсәтелде. Техникага тикшерү үткәргәндә аның техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәү документларына аерым игътибар бирелде, аптечкалар һәм янгын сүндерү чаралары, теркәү документлары карап чыгылды. «Светлая-Долина» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 11 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.