Чистай муниципаль районының авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Чистай муниципаль районында, расланган график нигезендә, 2022 елның 4 апреленнән 20 апреленә кадәр физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге алдында дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру бурычы куелды. Техник тикшерүнең иң мөһим бурычы – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү.

 

Сергей Дудин – Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженеры-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International