Бу елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Техникага тикшерү үткәргәндә аның техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәү документларына аерым игътибар бирелде, аптечкалар һәм янгын сүндерү чаралары, теркәү документлары карап чыгылды. Техник карау нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.