2022 елның 04 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ПОДГОРНЫЙ» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Техникага тикшерү үткәргәндә аның техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәү документларына аерым игътибар бирелде, аптечкалар һәм янгын сүндерү чаралары, теркәү документлары карап чыгылды. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.