2022 елның 1 апрелендә Саба муниципаль районының «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» һәм «Тимершык» бүлекчәләрендә үзйөрешле машиналарга график буенча ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. 51 берәмлек техниканың 47се техник тикшерүгә тәкъдим ителде.
Тәкъдим ителгән барлык техника техник яктан карап чыгылды, һәм шуңа бәйле рәвештә аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Техник тикшерү вакытында техниканың техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, ОСАГО полислары, номерлы агрегатларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре һ.б. тикшерелде.
Ильяс Ибраһимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.