Баулы муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында, ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше төгәлләнеп килә.
2022 елның 4 апрелендә Исламгалиевлар крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. Техник карауга 14 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, барлык 14 берәмлек техника да тикшерү уздыру турында таныклык алачак.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.