Быелның 1 апрелендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы ДОСААФ Кукмара урта мәктәбе базасында «А1, В, С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар уздырылды. Имтиханга унбер кандидатның тугызы килде. Барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды.
Теория өлешендә, имтихан бирүчеләр үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм аны эксплуатацияләү барышында куркынычсызлык техникасы, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте. Практик семинарда техника йөртү осталыгын күрсәттеләр.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.