ТР Теләче районының «Август-Теләче» ҖЧҖдә техника каралды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Техник караулар уздыру графигы нигезендә район хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла. 1 апрель көнне «Август-Теләче» ҖЧҖдә шундый чара үткәрелде.

31 берәмлек трактор, үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тәкъдим ителде.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, ә тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә яраклылыгы тикшерелде.

Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Шуңа күрә барысы да еллык техник карауны уңышлы уздылар.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International