Бу елның 30 мартында «Сатурн-Урал» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторларга еллык техник карау уздырылды. Әлеге чара барышында хуҗалыклардагы тракторчылар белән әңгәмә һәм трактор, тагылма техникасын кыр һәм транспорт эшләрендә куркынычсыз файдалану буенча аңлату эше уздырылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшерүгә тапшырды.
Техник карау уздыру барышында, иң беренче чиратта, машиналарны теркәү турында таныклыкларның, ОСАГО полисларының, элек узган техник карау таныклыкларының, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде. Техник документация тикшерелгәннән соң номер агрегатларының машина документларында күрсәтелгәннәргә туры килү-килмәве чагыштырылды. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары тикшерелде, тәгәрмәчләрнең резинкасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве тикшерелде.
Предприятие тарафыннан техник карау датасына теркәлгән 28 техникадан 18 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 16сы буенча техник карау узу турында таныклыклар язылачак. 2 тракторга актлар төзелде, алар 20 көн дәвамында яңадан техник карау узарга тиеш булачак.
Тәкъдим ителмәгән техника ремонтланырга, тиешле таләпләргә туры китерелергә һәм шулай ук инспекторга карау өчен тапшырылырга тиеш.
10 апрельгә кадәр техник караулар районның барлык хуҗалыкларында да узачак.