«Август-Камское Устье» ҖЧҖ техника тикшерелде

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районы АСК оешмаларында ел саен үткәрелә торган техник тикшерү эшләре «Август-Камское Устье» ҖЧҖ предприятиесеннән башланды. Хуҗалыкта техника, нигездә, яңа. Барлык үзйөрешле машиналар 2шәр янгын сүндерү җайланмасы, яңа аптечкалар, авария очрагында тукталыш билгеләре белән җиһазландырылган. Механизаторлар үз таныклыкларын вакытында яңартканнар, барлык техниканың да тиешле мәҗбүри иминият полислары бар. Техник карауга 44 трактор һәм 12 тагылма тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән техника сынауларны уңышлы үтте.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International