30 мартта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе Сергей Балантаев һәм Кама Тамагы районы бүлеге җитәкчесе Хәмит Гайнуллин, Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев, Татарстан Республикасы буенча балык саклау инспекторы Илнур Гыйбадуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә, Идел елгасы акваториясе буенча тутырылган мендәр-көпчәекле суднода уртак рейд уздырылды. Рейд барышында 20 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 карар чыгарылды. Аңлату холкындагы әңгәмәләр уздырылды. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре тарафыннан бозда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында листовкалар таратылды. Балык саклау хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.37 статьясы буенча кәсепчелек үлчәменә туры килми торган балык тоткан өчен ике беркетмә төзелде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш ш. һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.