«Снегоход-2022» уртак тикшерү

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 мартында Чистай районы территориясендә, асылда, Чулман елгасы акваториясендә эксплуатацияләү барышында кар чаналарының хуҗалары тикшерелде. 4 берәмлек кар чанасы тикшерелде. АI категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгын алу, үзйөрешле техниканы теркәү буенча хуҗалар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Техниканы эксплуатацияләү буенча җаваплы булган, ә атап әйткәндә, кар чаналары белән эш итүче барлык затларга хәбәр итәбез: үзйөрешле машинаның торышы канәгатьләндерерлек булмау, теркәүгә алу тәртибен бозу һәм техкарауны вакытында уздырмау төрле җинаятьләргә, зыян салынуларга һәм кешеләр һәлак булуына китереп чыгарырга мөмкин.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International