2022 елның 30 мартында «Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Таныклык алу өчен 25 кеше сынау тапшырырга тиеш иде, имтиханга 20 кеше килде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен барлык катнашучылар да уңышлы тапшырды.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.