РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 13.11.2013 ел, № 1013 (26.10.2020 ред.) карары һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетлары тарафыннан техник караулар үткәрүнең килештерелгән графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла.
Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләрен ачыклау.
Техник карау, машиналарның төрләренә һәм маркаларына карап, язгы кыр, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан үткәрелә. Техник яктан төзек булган һәм техник карау уздырылган үзйөрешле һәм авыл хуҗалыгы машиналары гына хуҗалыклар кырларында эксплуатацияләнергә тиеш, бу техникага беркетелгән механизаторларда үзйөрешле машиналарның егәрлегенә бәйле рәвештә тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.