Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник караулар уздырыла башлады. 2022 елның 30 мартында, график нигезендә, «Архангельское» КФХ ҖЧҖендә тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга шундый тикшерү уздырылды. Техника тикшерүгә тиешенчә әзерләнгән иде. Барлык тракторлар да яңа беренчел янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары белән җиһазландырылган, ә механизаторларда тракторчы-машинист таныклыгы бар. Тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр буенча аларны бетерү вакыты билгеләнде һәм актлар төзелде. Техник карау барышында механизаторларга республика буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм һәлакәтләр, югары куркыныч чыганаклары булып саналган тракторлар һәм үзйөрешле машиналар белән эшләгәндә куела торган таләпләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Хуҗалык җитәкчесе Т.М.Белоглазова механизаторларны язгы кыр эшләренә түләү формасы һәм хуҗалыкны алга таба үстерү планнары белән таныштырды.
Техник караулар шулай ук О.А.Анисимов, А.Т. Шакиров, Д.А.Суворов крестьян-фермер хуҗалыкларында да узды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.