2022 елда районның авыл хуҗалыгы җитештерүе хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау бара. 30 март көнне «Агролак» ҖЧҖендә шундый чара үткәрелде.
Карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, аварияле тукталыш тамгалары, чигенүгә каршы терәкләрнең, тагылмаларда саклагыч җайланмаларның булу-булмавы тикшерелде.
Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән 27 берәмлек техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Шуңа күрә барысы да еллык техник карау уздылар.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.