Нурлат муниципаль районының «Аграрий» ҖЧҖ АСК техника тикшерелде

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

АСК хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланыр алдыннан һәм тракторлар уртак файдаланудагы юлларга массакүләм рәвештә чыга башлаганчы, җитешсезлекләре булган үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүне булдырмас өчен, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлеге тарафыннан аларның техник торышына тикшерү уздырыла.

2022 елның 30 мартында расланган график нигезендә «Аграрий» ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Тикшерү барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә;

- техник торышка;

- янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар белән тәэмин ителешкә;

- таныклыклар булу-булмавына.

Техник карауга 7 берәмлек техника тәкъдим ителде, ул тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Барлык техникага да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International