2022 елның 29 мартында ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Алексеевск районы автомәктәбендә «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Сынау бирергә тиешле 10 студентның 8е имтиханга кертелде.
Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 6 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.