2022 елның 25-29 мартында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында 2022 елгы язгы кыр эшләрен башкару өчен техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү буенча карау бәйгесе үткәрелде.
Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Арча районындагы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гатиятов, идарә җитәкчесе урынбасары Л.И.Абдуллин, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының МПО бүлеге җитәкчесе Р.Р.Шакирҗанов, «Россельхозцентр» ФДБУ ТР филиалының Арча районы бүлеге җитәкчесе Р.Г.Мортазин, Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов, Арча районы башкарма комитетының хезмәт сагы буенча белгече И.М.Нәбиуллин катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урын «Заря» АФ ҖЧҖ бирелде, 2 урында – «Кырлай» АФ ҖЧҖ һәм «Казанка» АФ ҖЧҖ, 3 урында – «Возрождение» АФ ҖЧҖ, «Северный» АХП «ҖЧҖ һәм «Ашытбаш» АСК» ҖЧҖ.
Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.