«ВАХИТОВ» исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында техник карау уздырылды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Расланган график нигезендә Кукмара муниципаль районында «ВАХИТОВ» АХҖК хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.

Шулай ук номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Янгын куркынычсызлыгына һәм техниканы имин эшләтү һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга махсус игътибар бирелде.

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International