2022 елның 28 мартында Ютазы муниципаль районында «Уңыш» ҖЧҖ агропредприятиесе карамагында булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 13 берәмлек техника китерелгән иде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм, контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 11 берәмлек техник карауны уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 2 берәмлеккә техник карау акты төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Техник карап чыкканнан соң хуҗалыклар механизаторлары белән тракторларны һәм башка үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.