«ЧЕРЕМШАНАГРО» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Бу елның 25 мартында Чирмешән районында «Черемшанагро» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә махсус игътибар бирелде. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелде. Машиналарның барысы да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм тикшерүне уңышлы узды, техник карау узу турында таныклыклар алды. Барлык техника да аптечкалар, ут сүндергечләр һәм машинистлар өчен яктылык чагылдыра торган жилетлар белән җиһазландырылган.

Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International