«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү базасында имтиханнар узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

25 март көнне «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта «Буран» кар чаналарында тапшырылды. Заявка нигезендә 16 кешедән сынауда 12 кеше катнашты, теория өлешен 12 кеше тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. 7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.                           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International