Кама Тамагы муниципаль районында кар чаналарын тикшерү

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 23 мартында Идел елгасы акваториясендә кар чаналарын теркәү һәм алар белән идарә итү хокукын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд вакытында 30 кар чанасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 4 беркетмә төзелде.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International