25 мартта Арча районының «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында Арча районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе И.Х. Габбасов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов катнашты.
Семинарны, катнашучыларга сәламләү сүзе белән, Арча районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев ачып җибәрде.
Ренат Гатиятов 2021 елгы эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елда язгы кыр эшләрен үткәрү буенча бурычлар билгеләде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2021 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 36 берәмлек техника китерелде. Барлык техника да техник карау таләпләренә туры килә иде.
Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.