Теләче муниципаль районында – күрсәтмә техник карау

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 25 мартында Теләче районы Алан авылындагы «Алан» ҖЧҖ базасында тракторларга һәм тагылмаларга күрсәтмә техник карау уздырылды. Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Әлеге эштә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чара үткәрелгән урында җитәкчеләргә һәм белгечләргә бу ел яңалыклары белән техник карау уздыру кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук чараның гамәли өлеше үткәрелде, анда 52 берәмлек техника тикшерелде. Тагын 4 берәмлек техника ремонтлана. Аларда техник карау соңрак үткәреләчәк.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International