25 март көнне Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» МУП авыл хуҗалыгы оешмасында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карауга 17 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.