ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 17 мартында Биектау районының «Әсән» ҖЧҖ базасында   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, районның баш агрономнары һәм баш инженерлары катнашында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды.

Татарстан Республикасы Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы администрациясендә 17 март көнне Буа районы КФХ башлыклары – индивидуаль эшкуарлар белән еллык очрашу уздырылды. Киңәшмәдә  Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе К.М. Байтимеров, администрация башлыгы урынбасары И.Ф. Еремеев, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф. Даутов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Р. Даутов, шушы юнәлеш белгечләре, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Е.Разбитнов катнашты.

2017 елның 14 һәм 15 март көннәрендә «Зәй Шикәр» АФ ҖЧҖ бүлекчәләрендә еллык техник карап чыгу уздырылды. Техник карап чыгу барышында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктырту һәм тавыш сигналларының төзеклегенә, шиналар торышына аерым игътибар бирелде, тәкъдим ителгән документлардагы агрегатлар номерларының туры килүе, тракторчы-машинист таныклыгы булу тикшерелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы су объектларында юлдан читтә йөрерлек моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмый калу турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, 2017 елның 18 мартында Лаеш районының Мишә елгасы акваториясендә Татарстан Республикасы ГХМның Аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе, Татарстан Республикасы балыкларны саклауга күзәтчелек хезмәте, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе вәкилләре, шулай ук «Эфир» телеканалы төркеме катнашында уртак рейд оештырылды һәм уздырылды (http://efir24.tv/kazan/programs/gorod/18.03.2017/).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International